Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәтке балалар бакчасы кар фигуралары «җиңде»

Кышкы каникуллар тәмамланды. Районның 2797 баласы тагын мәктәп парталары артына утырды. Дүшәмбе көнне район хакимияте бинасының утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев кышкы каникулларда мәктәпләрдә үткәрелгән чаралар турында сөйләде.

- Кыш айларында балаларның иң яраткан спорт төре дип, әлбәттә, хоккейны һәм тимераякта шууны әйтеп үтәргә кирәк. Каникуллар вакытында район авыллары арасында дустанә очрашулар, кызыклы ярышлар да оештырылды, - дип санап үтте Рамил Исаев.
Районыбызда «Кышкы фантазия - 2013» дип аталган конкурс та үткәрелгән иде. Яңа ел алдыннан аңа да нәтиҗәләр ясалды. I урынга балалар бакчасы ишегалдында кардан матур фигуралар ясаган «Аленушка» балалар бакчасы (Бәтке авылы) лаек булды.
- Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый, әлбәттә. Районыбызда бакчалар бик күп, аларның бөтенесе дә җиңүгә лаек. Ләкин шулар арасыннан нәкъ безне сайлап алулары - зур сөенеч, - диде бакча мөдире Лилия Хәмидуллина. - Кар фигураларын быел шактый күп ясаган идек. Комиссия карап йөргәндә аларның матурлыкларына, эстетик яктан камил булуларына, буяуларына игътибар итте. Кар фигураларын ясауда бакча тәрбиячеләре генә түгел, ата-аналар, сабыйларыбыз да күп көч куйды. Бу җиңү - бөтенебезнең дә җиңүе.
II урынга - Куады авылы башлангыч мәктәбе, ә III урынга Түбән Суыксуның «Ак каен» балалар бакчалары чыкты. Мәгариф бүлеге башлыгы үзенең чыгышында Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәп-интернатын да билгеләп үтте. Аларның ел саен боз фигуралары ясау буенча мастер-класс оештыруларын әйтте.
Конкурс мәктәпләр арасында да уздырылды. Монда I урынны - Новотроицкое, II урынны - Мәләкәс, III урынны Калмаш авыл мәктәпләре алды. Аларның ишегалларындагы гаҗәеп матур кар фигураларын әле хәзер дә күрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф