Бу ризыкны аеруча да балалар яратып ашый.
Камыр өчен:1 стакан җылы су, 1 бал кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы коры чүпрә, чеметем тоз, 2 стакан он, 1 аш кашыгы үсемлек мае.
Ингредиентларны бергә кушып, камыр басарга һәм кабарырга җылыга куярга.
Аннары камырны җәеп, озынча тасмалар кисеп, шуларга сосискаларны урарга. Кызган мичтә 30-40 минут пешереп алырга.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Нет комментариев