Чәй эчәргә эремчекле печенье
Табын яме

Чәй эчәргә эремчекле печенье

Артык баллы да булмаган, авызда эреп торучы әлеге тәмле печенье белән якыннарыгызны сыйлагыз әле.

Кирәкле әйберләр:

250 гр эремчек 

80 гр ак май 

бер чеметем тоз 

 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч

 160-180 гр он 

Эчлек өчен:

3-4 аш кашыгы шикәр 

40 гр кокос стружкасы

Иң беренче эш итеп, ак май белән эремчекне ныклап болгатабыз, моны блендер ярдәмендә эшләсәгез, бигрәк тә уңайлы булачак. Кирәкле әйберләрне кушып, камыр басабыз. Аны ике кисәккә бүлеп җәябез, өстенә шикәр комы һәм кокос стружкасы сибәбез дә, рулет итеп төрәбез. Хәзер инде 5-6 сантиметрлы кисәкләргә бүлеп, пергамент җәелгән табага тезәсе генә калды.

Печеньены 180° градуслы мичтә, 20-25 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!


Нет комментариев