Спорт

Районда – футбол турниры

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, районда ишегалды командалары арасында футбол буенча ярышлар оештырыла.

Турнирлар өч зонада – Кнәз, Биклән, Теләнче Тамак авыл мәктәпләренең футбол мәйданчыкларында 19-26 июль көннәрендә узачак. Финал очрашуы Биклән авыл җирлегендә узар дип көтелә. Бәйгедә 2003 елгы һәм аннан яшьрәк ир-егетләр командалары катнаша ала. Катнашу өчен гаризалар район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә яки 70-12-46 номеры буенча кабул ителә.


Нет комментариев