Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район спортчылары Түбән Камада ГТО нормативларын тапшырдылар

22-23 сентябрьдә Түбән Кама шәһәренең «Чайка» балалар-сәламәтләндерү лагеренда ГТО нормативларын тапшыру буенча фестиваль үтте.

Спорт чарасында республиканың 38 районы катнашты. Тукай районының җыелма командасына Түбән Суыксудан Сөмбел Ганиева, Лиана Мингалиева, Шилнәбаштан Раил Шәехов, Геннадий Бураев, Яңа поселогыннан Динар Сәләхов, Иске Дөрештән Рәмзил Хәлиуллин, Бордыдан Фәйрүзә Фәсхиева, Иштирәктән Эльвира Кашапова, Бәткедән Галина Лысанова, Мусабай Заводтан Миңнефәрид Садыйков кертелгән иде. 
Спортчылар 60, 1000, 2000 һәм 3000 метрга йөгерделәр, ераклыкка сикерделәр, пневматик винтовкадан аттылар һәм спортның башка төрләре буенча үзләрен сынадылар. Безнең команда һәр сынауны тырышып башкарды. Нәтиҗәләр декабрь аенда билгеле булачак, дип хәбәр итәләр район спорт, яшьләр эшләре һәм туризм бүлегеннән. 

Фото спорт, яшьләр эшләре һәм туризм бүлегеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев