Сосновый Бор поселогының «Солнышко» балалар бакчасында «Без спорт һәм актив ял яклы» дип аталган спорт чарасы узды, аның төп бизәге булып яшь спортчыларның күрсәтмә чыгышлары торды.
Бәйрәмгә тренер Илназ Абдулвәлиев җитәкчелегендә шөгыльләнүче каратистлар килде.

Төрле яшьтәге спортчылар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр алдында катлаулы көрәш алымнарын һәм шомартылган техникаларын күрсәттеләр.

Яшь каратистларның бу җанлы чыгышы нәни тамашачыларда зур соклану уятты, онытылмаслык хис-кичерешләр калдырды.
Нет комментариев