Ильяс Дәүләтбаев Аксубайда узган турнирда җиңү яулады
Спорт

Ильяс Дәүләтбаев Аксубайда узган турнирда җиңү яулады

10-11 майда Аксубайда малайлар һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Аксубай районының ачык турниры узды.

"Чистополье" холдинг компаниясе акционерлык җәмгыяте призына оештырылган әлеге ярышларда бик күп яшь спортчылар көч сынашты. Тукай районы тренеры Артемий  Артемьев кул астында шөгыльләнүче спортчы Ильяс Дәүләтбаев келәмдә югары осталык, ныклы характер күрсәтеп, мактаулы 1нче урынны яулады һәм ярышның җиңүчесе булды.

Фото: Тукай районы спорт мәктәбе

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев