26 октябрь көнне мәктәп командалары арасында баскетбол буенча район беренчелегенең финалы узды. Спорт ярышында егетләрдән торган 15 команда, кызлардан торган 12 команда катнашты.
Уеннарның беренче этабы зоналарда үткәрелде, икенче этапта егет-кызлар финалга чыгу өчен көч сынаштылар. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: кызлар арасында беренче урында Кече Шилнә мәктәбе, икенчедә – Комсомолец, өченче урында Түбән Суыксу укучылары, егетләр арасында беренчелекне кечешилнәлеләр, икенче урынны бикләнлеләр, өченче урыны Новотроицкое яшүсмерләре алды.
Нет комментариев