Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзләре яшь – эшләре җаваплы

Тынгысыз һәм мәрхәмәтле йөрәк, йокысыз төннәр, кеше гомерен саклап калу өчен көрәш – болар барысы да медицина өлкәсендә эшләүчеләр тормышының аерылгысыз бер өлеше. Мәктәпне тәмамлап һөнәр сайлаганда медицина юлыннан киткән һәр «ак халат» иясе үз өстенә зур җаваплылык ала. Чөнки ул кеше гомере өчен җаваплы. Бары тик үз-үзенә ышанган, көчле рухлы, авыр хәлләрдән чыга белүче, курку белмәгән кыю йөрәклеләр генә бу тармакны сайлыйдыр.

Нәкъ менә шундый 11 яшь белгеч дәүләт максатчан программасы кысаларында белем алып, медицина колледжларын һәм училищеларын тәмамлап, быел Тукай районына эшкә кайтты. Безнең районнан гына да түгел, ә Чаллы, Зәй шәһәрләреннән, Башкортстаннан, хәтта Киров өлкәсеннән килүчеләр дә бар алар арасында. Яшь хезмәткәрләр район дәваханәсенә, шулай ук Теләнче Тамак, Кече Шилнә, Шилнәбаш, Иштирәк фельдшер-акушерлык пунктларына эшкә килде. Алар арасында табиблар да, шәфкать туташлары да бар.
Күзләре янып, эшкә дәрте ташып торган, инде үзләрен авыл халкы яратып та өлгергән яшь белгечләр белән шушы көннәрдә район үзәк дәваханәсендә район башлыгы Фаил Камаев очрашты. Яшь кадрлар белән аралашу барышында район башлыгы алар алдында килеп туган проблемалар, кадрлар кытлыгы, перспективалар, ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә тукталды.
Медицина тармагында кадрлар җитмәү мәсьәләсе илкүләм проблема санала. Бигрәк тә шәфкать туташлары, фельдшерлар, санитарларга кытлык зур. Бер карасаң, Тукай районы дәваханәсендә мондый проблема булмаска тиеш кебек – ул шәһәр эчендә урнашкан. Ә проблема бар. Авылларда да фельдшерлар җитми. Тукай районына әле тагын 7 фельдшер кирәк. Борды, Түбән Суыксу, Шилнәбаш, Комсомол, Югары Суыксу авылларында һәм Яңа поселогында бу мәсьәлә ачык кала бирә. Димәк, яшьләрне авылларга тарту өчен кызыксындыру чараларын уйларга кирәк.
Сәламәтлек саклау тармагының мөһим булуын исәпкә алып, бу мәсьәләне күпмедер дәрәҗәдә ил күләмендә хәл итү юлын да тапканнар: фельдшерлар, табиблар, санитарлар һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру карала. Акчаны бераз арттырып кына кадрларны, бигрәк тә башка районнардан килүче белгечләрне урыннарда тотып калып булмый, әлбәттә. Әле хәл итәсе башка проблемалар да җитәрлек. Тагын нинди кыенлыклар белән очраша соң яшь белгечләр? Иң элек торак проблемасы килеп туа. Канатланып эшләү өчен беренче чиратта уңай шартлар булдырылган яшәү урыны кирәк. Безнең белгечләрнең дә күбесе башка районнардан булгач, кемгәдер вакытлыча фатирга кереп торырга яки арендага фатир алырга мәҗбүр. Бу начар түгел, әлбәттә. Һәркем яшь чагында шуның аша үтә. Ә тора-бара бу проблеманың эзе дә калмас дип ышандыра җитәкчелек, яшь белгечләрне фатирлы итү карала. Чөнки ак халатлы яшь кызлар – биредә көтеп алынган кадрлар.
Очрашуда Фаил Камаев та нәкъ шушы мәсьәләгә тукталды. «Үзләре яшь, аларга бары тик 21-22 яшь кенә, ә эшләре җаваплы», – дип башлады ул сүзен. «Район дәваханәсен яхшы белгечләр белән тулыландыру безнең максат иде. Чөнки авырулар саны кимеми, киресенчә, арта гына бара. Ә аларны дәвалау өчен әзерлекле, көчле табиблар, үз-үзен аямыйча эшли торган шәфкать туташлары кирәк. Дәваханәнең шәһәр эчендә урнашкан булуы бирегә килеп эшләгән белгеч өчен зур плюс, чөнки яшәү, эшләү, ял көннәрен файдалы уздыру өчен барлык шартлар да бар. Перспектива да юк түгел – киләсе елга больницадан ерак түгел 9 катлы йорт төзеләчәк. Без районга эшкә кайткан яшь белгечләргә дә шуннан фатирлар бирү мөмкинлеген карыйбыз, алардан документлар җыябыз. Круглое Поле поселогында да арендага биреп тору өчен торак төзү планлаштырыла. Фатирны үз милкеңдә калдырырга да мөмкин булачак. Моның өчен килеп урнашкан урыныңда 10 ел эшләргә кирәк», – дип ассызыклады Фаил Камаев. 
Укып чыккансың, һөнәр сайлагансың, эшкә урнашкансың икән, әле алда шундый перспективалар да көткәч, эшне яратырга һәм кадерен белергә генә кала. Ә хакимият, үз чиратында, яшь белгечләр алдында килеп туган проблемаларны хәл итәргә вәгъдә итә. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, бары тик тырышып эшләргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев