Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 137 очрагы теркәлгән. 104 очрак, яки барлык авыручыларның 75,9% 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 22,6% ка арткан.
Атна дәвамында Тукай районында...

Атна дәвамында Тукай районында кискен эчәк инфекциясе белән 2 өлкән кеше авырган.
Тимрәү авыруы (микроспория) белән өч бала авырган.
Җил чәчәге (ветряная оспа) авыруын балалар бакчасына йөрүче бер бала һәм бер өлкән яшьтәге кеше йоктырган.
Мәктәп укучысын йорт эте тешләгән. Аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев