Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай районы үзәк хастаханәсе поликлиникасы ял көннәрендә дә пациентлар кабул итә

Кичә Тукай районы үзәк хастаханәсе поликлиникасы белгечләре 2018 елның беренче эш көнен уздырды. Терапевт, хирург һәм гинеколог авыруларны 3 гыйнвардан алып 6 гыйнварга кадәр иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Шулай ук, бәйрәм көннәре булуына карамастан, диагностика хезмәте, стационар, администрация дә эшли. Гомуми практика табибы Наил Мансуров...

Кичә Тукай районы үзәк хастаханәсе поликлиникасы белгечләре 2018 елның беренче эш көнен уздырды. Терапевт, хирург һәм гинеколог авыруларны 3 гыйнвардан алып 6 гыйнварга кадәр иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Шулай ук, бәйрәм көннәре булуына карамастан, диагностика хезмәте, стационар, администрация дә эшли.

Гомуми практика табибы Наил Мансуров хәбәр иткәнчә, 3 гыйнвар көнне терапевт ярдәменә 37 кеше мөрәҗәгать иткән. Күпчелек кеше салкын тиюгә зарланган. 3 кеше чит районнан булган. Тукай районына кунакка килгән 80 яшьлек пациентны пневмония диагнозы белән йогышлы чирләр хастаханәсенә озатканнар. Шулай ук алкоголь исе аңкып торган йөкле ханым да, салкын тиюгә зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән. Аңа амбулатор дәвалану курсы билгеләгәннәр һәм профилактик әңгәмә уздырганнар.

Исегезгә төшерәбез, медицина ярдәменә тукайлылар 6 гыйнварга кадәр 8.00-13.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә ала. Ә 9 гыйнвардан инде Тукай районы үзәк хастаханәсе поликлиникасы гадәти режимда эшли башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев