Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ике атна эчендә Тукай районында 23 кеше респиратор вирус йоктырган

Яңа елның ике атнасы эчендә Тукай районында 23 кискен респиратор вирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Шуларның сигезе - балалар. Бу турыда Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Марат Гыйрфанов хәбәр итә. Круглое Поле поселогында ике кеше кискен эчән инфекциясе белән авырган. Берсе хәзерге вакытта беркайда да эшләмәүче өлкән кеше булса, икенчесе...

Яңа елның ике атнасы эчендә Тукай районында 23 кискен респиратор вирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Шуларның сигезе - балалар. Бу турыда Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Марат Гыйрфанов хәбәр итә.

Круглое Поле поселогында ике кеше кискен эчән инфекциясе белән авырган. Берсе хәзерге вакытта беркайда да эшләмәүче өлкән кеше булса, икенчесе - балалар бакчасына йөрүче нәни тукайлы. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә дезинфекция үткәрелгән, авыручы бала белән бәйләнештә булган башка балалар медицина күзәтүендә торалар.

Белоус поселогында мәктәп укучысын сукбай эт һәм Бәтке авылыннан өлкән кешене йорт эте тешләгән. Зыян күрүчеләргә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Геморрагик бизгәк авыруына шик белән Комсомолец поселогында яшәүче Тукайлы Яр Чаллы шәһәренең инфекцион хастаханәсенә озатылган.

Тукай районында яшәүче ике өлкән кеше кием бете белән бетләгән. Гаиләдә кием-салым дезинсекцияләнгән, матрацлары юк ителгән, дип хәбәр итте Марат Вазыйхович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев