Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авылга фельдшерлар кирәк

Бүгенге көндә районга яшь кадрлар җәлеп итү иң мөһим бурычларның берсе булып кала бирә. Әлеге мәсьәлә Тукай районында гына түгел, республика күләмендә дә кискен тора. Иң зур ихтыяҗ бүген шәфкать туташлары һәм фельдшерларга. Нәкъ шушы белгечләр халыкның көндәлек яшәешен, иминлеген, хезмәт эшчәнлеген, киләчәген тәэмин итә.

Тукай районында әлеге мәсьәләне хәл итү йөзеннән планлы эш алып барыла. «Беренчедән, әлеге кадрларны яшәү урыны белән тәэмин итү мөһим – йорт яки арендалы торак. Икенчедән, ФАПларга ашыгыч чакыруга чыгар өчен автобомиль кирәк. Өченчедән, яшь белгечкә матди ярдәм күрсәтү зарур. Әйтик, грант яки бер тапкыр бирелә торган акча. Шулай ук, яшь белгечләрнең белемнәрен камилләштерү максатыннан, аларны укыту да оештырыла», – дип ассызыклады район үзәк хастаханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов.
Әлеге һөнәрләрнең җаваплылыгы, авырлыгы һәм үзенчәлекләренә карамастан, шәһәрдә укуларын тәмамлап, үз теләкләре белән туган авылларына кайтып, халыкка хезмәт итәргә теләгән яшь белгечләр юк түгел. Һичшиксез, әлеге яшьләребез чын-чынлап горурлык уята. Әйтик, Лиза Аброськина 1 елга якын Новотроицкое авылының фельдшер-акушерлык пунктында шәфкать туташы булып эшли.
«Ничек монда эшкә урнашырга уйладың?» – дигән соравыма Лиза дәлилләр китереп җавап бирде. Беренчедән, ул шушы җирлектә туып-үскән һәм туган авылын бик ярата. Шау-шулы шәһәр тормышы күңеленә якын түгел икән. Икенчедән, Лизаның әнисе – Валентина ханым авырый. Үз әнисенә һәрвакыт ярдәм итәргә сәләтле булу теләге дә үз ролен уйнаган. Иң җитди дәлил – авылдашларының медицина ярдәменә можтаҗлыгы. Үз авылында ул олысын-кечесен яхшы белә, аралашып яши.
Новотроицкое авылы фельд-
шер-акушерлык пункты хезмәткәрләре 2000нән артык кешегә хезмәт күрсәтә. ФАП хезмәткәрләре, нигездә, профилактика белән шөгыльләнсә дә, авыл медпунктыннан кеше бервакытта да өзелеп тормый. Егылып, аяк-кулларын имгәтүчеләр дә, баш әйләнеп азапланучылар да, кан басымының кискен үзгәрүеннән интегүчеләр дә, укол ясатырга килүчеләр дә – һәркайсы ярдәм сорап килә. Аларның барысын да төшке ашка кадәр фельдшер кабул итә. Аннары ул ятакта ятучы, чирдән соң савыгып килүче, яңа туган балалар булган йортларны йөреп чыга. Новотроцкое – Суровка – Суровка-1 авыл аралары якын түгел. Кулга 5 килограммга якын медицина сумкасын тотып, җәяүләп йөрергә туры килә.
Һәркем өчен билгеле, авыл табибы вакыт белән исәпләшми. «Эш сәгате» кайбер көннәрдә 24сәгатькә дә тулырга мөмкин. Дөрестән дә, көне буе эшләп кайтуга карамастан, ишек шакып чакыруга, кичен дә, төнлә дә, кышкы салкынмы, яшенле яңгырмы – ул авырулар янына чыгып йөгерергә тиеш. Ару-талуга караганда, кеше гомере өчен җаваплылык хисе көчлерәк, өстенрәк булырга тиеш. Һөнәрләре шундый.
Лиза алга таба укуын дәвам итеп, фельдшер белгечлеге алырга тели. «Белемемне камилләштерәсе иде. Бу һөнәрне гомерлек юлдашым итәсем килә. Тик моның өчен белемемне үстерү кирәк булачак. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта мондый мөмкинлегем юк. Матди чыгымнар кирәк, ә яшь гаиләбез әлеге чыгымнарга әзер түгел. Дәүләт тарафыннан шундый курслар булса, рәхәтләнеп укыр идем, – ди ул.
Новотроицкое авыл җирлеге көннән-көн үсә, яңа йортлар төзелә. Димәк, яшь гаиләләр, яңа туган балалар саны да ишәя. Моның белән бәйле рәвештә фельдшерлар, шәфкать туташы өчен дә эш күләме һәм хезмәт күрсәтү территориясе арта дигән сүз.
Бәхеткә, Новотроицкое авыл халкының сәламәтлеге ышанычлы кулларда. Бүген авыл ФАПында яшь кадрлар белән берлектә бай тәҗрибә туплаган белгечләр дә эшли. Араларында лаеклы ялда булганнары да, пенсия яшенә җитеп килүчеләре дә бар. Әйтик, ФАП мөдире Эльвира Драгунова пунктны 11 елдан артык җитәкли. Аннары Ольга Лисафьева өлкән яшьтә (73 яшь) булуга карамастан, авылдашларының сәламәтлек сагында тора.
– Яшьләрнең авылларга теләп бармаулары сер түгел. Хезмәт хакы да аз, эше дә тынгысыз. Әлеге һөнәр вакыт белән исәпләшмәүне, үҗәтлекне һәм түземлекне таләп итә. Яшь булуга карамастан, Лизаның үз эшен белеп, тырышып башкарганына сокланабыз. Әлбәттә, көллиятне тәмамлап эшкә килгәндә, тәҗрибәсе аз иде, тырышлык белән күп нәрсәләргә өйрәнде. Хәзер исә ул менә дигән шәфкать туташы, – диләр аның хакында коллегалары. 
Әйе, авылларга яшь белгечләрнең килүе, гаилә корып, анда тамыр җәюләре – куанычлы хәл. Бу – авылларның киләчәге, халыкның иртәгәге көндә ышанычы бар дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев