Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Алкоголизм кешенең сәламәтлеген, рухын җимерә торган авыру

Бүген алгольле эчемлекләр иң популяр, сатучылар өчен төшемле продуктларның берсе. Кибет киштәләрендә шешәләрнең ниндиләре генә юк! Аларның һәрберсенең составында этиль спирты. Ә ул исә иң зарарлы, нерв системасын боза, эчке органнарга зур зыян сала торган агу. Спиртлы эчемлекләрне еш куллана торган кешеләр аклану өчен төрле сәбәпләр табалар, бу чир миңа...

Бүген алгольле эчемлекләр иң популяр, сатучылар өчен төшемле продуктларның берсе. Кибет киштәләрендә шешәләрнең ниндиләре генә юк! Аларның һәрберсенең составында этиль спирты. Ә ул исә иң зарарлы, нерв системасын боза, эчке органнарга зур зыян сала торган агу. Спиртлы эчемлекләрне еш куллана торган кешеләр аклану өчен төрле сәбәпләр табалар, бу чир миңа кагылмаячак, диләр. Ә ул исә акырынлап үзенә «ияләштерә», кеше үзенең авырый башлавын сизми дә кала, дөресрәге танырга теләми. Алкоголизм авыруы - спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллануга китерә торган психик авыру. Һәрдаим исерек йөргән кешенең тора-бара сәламәтлеге какшый, эшкә сәләте кими.

Алкогольле эчемлек ашказанының һәм эчәклекнең лайлалы катламына бик тиз сеңә, санаулы минутларда канга эләгә, кан аша исә ул баш миенә, бавырга керә. Баш мие кабыгының эшчәнлеген киметә: фикер туплау бозыла, игътибар кими, уйлар таркала. Тире астындагы капилярлар киңәя, шуңа да канның тирегә килүе арта, җылыткандай тоела. Чынында бу алай түгел, алкоголь организмны җылытмый. Спиртлы эчемлекнең (ниндие генә булмасын) ми үзәгенә тәэсире аркасында хәрәкәтләр, сөйләү бозыла, исерекнең тәртибе кайчакларда белешмәслек булып үзгәрә.

Спиртлы эчемлекләрне дәвамлы куллану сәламәтлеккә зур зыян сала: бавыр бозыла, кан басымы күтәрелә, йөрәк авырулары килеп чыга, инсульт, яман шеш авырулары (бигрәк тә авыз куышлыгында, ашкайнату юлларында), панкреатит көтеп кенә тора. Эчкечләрнең 10-20 процентында бавыр циррозы барлыкка килә, ул исә дәвалануга бирелми торган чиргә әверелә. Цирроз өстенә күп эчкечеләрдә алкоголь гепатиты күзәтелә. Бавыр зарарлану канда шикәр артуга китерә. Ашказанының лайлалы катламына ничек җимергеч тәэсир итүен, аны чиргә сабыштыруын сөйләп торасы да юк. Лайлалы катламның һәрдаим аклкоголь тәэсирендә булуы ашказаны ялкынсынуына китерә. Спиртлы эчемлекләрне күп кулланган кешенең туклануы начарлана - алкоголь югары калорийлы булганлыктан, эчкече җитәрлек ашамый. Нәтиҗәдә организмга кирәкле витаминнар, минеральләр керми, сәламәтлеккә зур зыян килә. Һәрдаим исерек хәлдә булган кеше эчә торган спиртлы эчемлегенең чамасын һәм контрольне югалта. Сала торгач, үзәк нерв системасы зарарлана, бу исә психоз һәм невриталь дигән коточкыч авыруларга китерә. Алкоглизмнан интегә торган кешеләрнең сәламәтлеген тикшергәндә спиртлы эчемлекнең зарары кагылмаган бер генә органы да булмавын күрәсең. Алкогольдән озак арына алмау, махмырның берничә көнгә сузылуы кешене психик өянәккә китерүе, халыкча әйтсәк, «белая горячка»га илтүе ихтимал. Гомумән, алкогольнең кеше организмына зыянын дәлилләгән бик күп мисаллар китереп була. Аны юкка гына кеше органнарын, бөтен системасын боза торган күп кырлы агу димиләр.

Алкагольгә ияләшү кайчакларда кешенең геннарыннан да килә, аннары яшәү рәвешенең дә йогынтысы зур. Алкоголизм - хроник авыру һәм ул дәваланмасаң, яшәү рәвешеңне үзгәртмәсәң гомер буена да сузыла. Әгәр дә бу авыруның көчәюен сизеп, үзеңне кулга алып, дәвалануга алынсаң, дәвалансаң, авыруның тулысынча бетереп, авыру катлауланудан котылып була.

Бүгенге медицина алкоголизмның төрле катлаулылыктагы өч стадиясен билгели. Аны дүрткә дә бүлергә була. Өченче һәм дүртенче стадиясе - үзенчәлекле «кабат кайтып булмый» торганы. Бу чиккә җиткән кеше үзлегеннән генә спиртлы эчемлектән баш тарта алмый инде.

Алкоголизмнан ничек котылырга?

Бу авыру никадәр катлаулы булмасын һәм сиздермичә дә авыр стадиясенә җитмәсен, аннан котылу ысуллары бар. Халык куллана торган чараларга әлләни таянырга ярамый - алар алкоголизмны дәвалауда бик аз файда китерәләр. Дәвалану нияте ихлас күңелдән булганда нәтиҗәлелеге фәнни расланган заманча методларлан файдаланырга кирәк.

Организмны агудан арындыру - бу ысул ярамаган азык яки медикаментоз агулану очрагында кулланыла торган чаралар комплексын хәтерләтә. Курсның максаты - авыруны канда һәм ашкайнату юлында алкоголь таркалу тәэсиреннән аралау, авыру организмыннан агулы продуктларны чыгару. Бу ысул авыруны аклкоголизмлы эчемлеләргә физик бәйлелегеннән котылдыру өчен әйбәт, әмма ул эчү теләген бөтенләйгә басмый.

Социаль яраклаштыру (тирә-як мохитка җайлаштыру) - алкоголик тормышын җимерүче чиреннән арынырга, төзәлү юлына басарга тели, тик андый мөмкинлекне таба алмыйча, чарасызлыктан эчүен дәвам итә. Менә мондый авыруны социаль яраклаштыру аны алкоголизмнан котылдыруда еш кына иң кирәкле фактор. Әмма бу үзен алкоголик дип танымаган һәм табиблар таләбен үтәмәгән кешеләргә кагылмый. Кыскасы, бик камил, матур итеп яратылган бу дөньяда аек яшәүләргә ни җитә, дип хәбәр итәләр Тукай районы үзәк больницасы табиблары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев