Спорт белән хезмәт янәшә
Яңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.