Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтон

12-14 мартта Тукай районы спортчылары бадминтон буенча VI Ачык республикакүләм турнирында катнаштылар. Ул Октябрьский шәһәрендә үтте. СпортчыларБашкортостан һәм Татарстан шәһәр-районнарыннан килгәннәр иде. Тукай районы данын тренерлар Игорь Ковальчук һәм Валерий Фәйзуллин җитәкчелегендәге кызлар командасы яклады. 

Өлкән яшь категориясендә беренче урынны Камилла Гатупова, икенче урынны Альмира Нуриева, өченче урынны Мария Захарова яуладылар. Парлы разрядта кызлар барысы да өченче урыннарны алдылар. 
Кече яшь категориясендә парлы разрядта Александра Левашова һәм Кира Фәйзуллина аерылып тордылар. Кызлар икесе дә өченче урынга лаек булдылар. 
Ялгыз разрядта Кира Фәйзуллина шулай ук өченче урынны алуга иреште. 
Спортчы кызларыбыз 11 медаль белән кайттылар. 
Тренер Валерий Фәйзуллинның әйтүенчә, Башкортстанда Татарстан белән ике сәгать аерма булу сәбәпле, бәйгедә кайбер кыенлыклар килеп чыккан: спортчы кызларга иртәнге сәгать 4.30 торырга туры килгән.

/ Фото Валерий Фәйзуллиннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев