Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең егетләр россиякүләм ярышта

Район спортчылары Төмән шәһәрендә көрәш буенча Россия Кубогында уңышлы чыгыш ясады.

Биклән авылы егете Илназ Рамазанов беренче урынны, Мерәс авылы көрәшчесе Тимур Сафин икенче урынны яулады. Гомумкоманда зачетында Татарстан җыелма командасы – алтын медаль иясе. Бәйге финалының комментаторлары Илназ Рамазановның физик яктан әзерлеген һәм бүгенгә иң яхшы спортчылар рәтендә булуын билгеләп үтте. Шулай ук аның Муса Җәлил исемендәге республикакүләм бәйгедә уңышлы чыгыш ясаганын да искә алдылар. Монда аның тренеры – Тукай районы спорт мәктәбе укытучысы, бик күп җиңүчеләр әзерләгән Марат Мөхәммәдиевның роле зур. Илназ Рамазанов һәм Тимур Сафин көрәш буенча спорт остасы нормативын да үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев