Җиңүләр булсын
Район башлыгы Фаил Камаев мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашу үткәрде.
Сөйләшү барышында ул балаларны спортка кече яшьтән җәлеп итәргә кирәклеген тагын бер кат ассызыклады. Бу максатта укытучылар һәм тренерлар, шулай ук әти-әниләр бер булып эшләргә тиеш. Безнең республика, Россия дәрәҗәсендәге җиңүләребез булырга тиеш, диде Фаил Камаев. Гомумән, баланың теләсә кайсы юнәлештәге сәләте кече яшьтән күренә. Аны вакытында күреп алу һәм үстерү – өлкәннәрнең бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев