Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Иң матур җимлек» конкурсында кем җиңүче?

Газетаның 8 февраль санында «Иң матур җимлек» конкурсын игълан иткән идек. Бәйгедә катнашырга мәктәпкәчә яшьтәге 9 бала теләк белдерде. Катнашучыларның фотолары газетаның инстаграм (yakti_ul) социаль челтәренә куеп барды. Барлык җимлекләр дә бик матур һәм үзенчәлекле иде. Конкурска бүген, 1 мартта, нәтиҗә ясалды.

Беренче катнашучы Түбән Суыксу авылыннан Данияр Камалетдинов булды. Аңа 7 яшь. Тәрбиячесе Хәмидә Сәйфуллина сүзләренчә, Данияр бик кызыксынучан hәм актив малай. Ул спорт белән шөгыльләнә, тхэквондога йөри. Малай инде яхшы нәтиҗәләргә дә ирешкән. Ватанны саклаучылар көненә багышланган балалар иҗат йортының ачык беренчелегендә ул 7-8 яшьлек малайлар арасында стоп-пойнт буенча икенче урынны алган. Конкурска Данияр әтисе белән бергә ясаган җимлек фотографиясен җибәргән. 
Икенче катнашучы – шушы ук балалар бакчасыннан 6 яшьлек Әдилә Шәйхетдинова. Җимлекне ясарга аңа Камил исемле бабае булышкан. 
Шушы ук авылдан Руслан Хаҗетдинов үрелгән җимлек тәкъдим итә. 
Теләнче Тамак авылының «Акчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче Ильяс Закиров та конкурска үзенең эшен тәкъдим итте. Ильяс бик тырыш малай, ясаган җимлеге дә зур, үзенә күп кошны сыйдыра ала. «Җимлекне бабаем Марсель ясашты», – дип сөйли ул. 
Иске Дөреш авылының «Әкият» балалар бакчасыннан Амалия Андаржанова җимлекне әнисе белән бергә картоннан ясаган. Аны матур чәчәк hәм күбәләкләр белән бизәгән. 
Кече Шилнә авылының «Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүче Ралина Гатауллина да зур фантазия белән эшен башкарган. Ул капчык материлларыннан җимлек ясаган.
Үзенә бик күп кошны сыйдыра алучы җимлек Борды авылының «Чулпан» балалар бакчасыннан 2 яшьлек Кристина Дусманованыкы. Аның җимлеге 4 тәрәзәле, кошлар кунар өчен бик уңайлы.
Шулай ук конкурска Круглое Поле поселогының «Зәңгәр вагон» балалар бакчасыннан Дарья Иванованың hәм Марат Әхмәтшинның эшләрен кабул иттек. Ике катнашучы да җимлекне агачтан ясаган.
Конкурста катнашучыларның hәркайсы җиңүгә лаек. Үзләренең осталыклары белән алар жюри әгъзаларын таң калдырдылар. Барлык балаларга зоопаркка чакыру билетларын тапшырачакбыз.

Бүләкләрне алу өчен балаларны 6 март, чәршәмбе көнне, сәгать 16:00дә көтәбез. Редакция район хакимияте бинасында – Яр Чаллы шәhәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йортта урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт бик зур!!!