Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Фотоконкурсның беренче катнашучысы белән таныш булыгыз

"Якты юл" газетасы игълан иткән Яңа ел алды бәйгесенә беренче хат килде. Аны безгә бик матур фотолар белән бергә Илзирә Гәрәева юллаган. "Исәнмесез ! Кызым Ралинага 4,5 яшь, ул Чаллы шәһәренең 119 "Нэникэй" балалар бакчасына йөри. Атна саен Новотроицкое авылына әби-бабасы янына кайтып йөри. Бу әйберләрне үзебез ясадык. Тәрәзәгә ябыштырылган...

"Якты юл" газетасы игълан иткән Яңа ел алды бәйгесенә беренче хат килде. Аны безгә бик матур фотолар белән бергә Илзирә Гәрәева юллаган.

"Исәнмесез ! Кызым Ралинага 4,5 яшь, ул Чаллы шәһәренең 119 "Нэникэй" балалар бакчасына йөри. Атна саен Новотроицкое авылына әби-бабасы янына кайтып йөри. Бу әйберләрне үзебез ясадык. Тәрәзәгә ябыштырылган әйбер гади кагәзьдән киселә дә, сабынлы суда юешләтеп, тәрәзәгә ябыштырыла.

Э икенче кул эше - өйне - үтүк тартмасыннан ясадым. Анын тәрәэәләре, өй кырыендагы чыршы фетрдан ясалган. Коймаларны агач салфеткаларны сутеп ясадым (чәйнек астына куела торган салфетка), чанасы - картоннан, буялган.

Карны инде мамыктан әвәләдем дә, өй, койма, чыршы өстенә "ясалма кар"("искусственный снег") сиптердем. Шулай итеп, кечкенә генә әкияти авыл өе килеп чыкты. Боларның барысы да кызымның бакчадагы бүлмәләрен бизәү өчен ясалган әйберләр. Сезгә дә бик ошар, дип ышанып калам."

Исегезгә төшерәбез, бәйгедә катнашучылар арасында җиңүчене алар турындагы язма астындагы комментарийлар саны буенча билгелиячәкбез. Димәк, әлеге фотолар ошаса, мактап, хуплап, үз фикерегезне яза аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев