Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Безнең әниебез – Сәетгәрәева Рәзинә Гәбделбәр кызы, Тукай районы Биклән авылында гомер кичерә

Ул - шагыйрә! Аның үз дөньясы, үз юлы, үз моңы!

Без кайчан кайтсак та кайнар ашы, тәмле чәе әзер булыр. Узе һәрвакыт эш өстәле артында, алдында – ак кәгазе, кулында – каләме. Кайчагында керфек тә какмыйча таңга кадәр яза. Аның уйлары күктән коеладыр кебек, уйлап та тормый, компьютер клавишларын “биетә” дә “биетә”... Аның җаны кебек күргән йөрәк парәләре - улы, кызы, килене, кияве, балдан татлы - 4 оныгы бар. Без әниебез, әбиебез белән бик тә горурланабыз. Тиздән әниләр бәйрәме, шул уңайдан газиз, яраткан әниебезне бәйрәм белән котлыйсыбыз килә.

Кадерлебез! Сиңа ничә яшь тулуга карамастан , син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәңҗеткән булсак, гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачтай сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез! Балачакка вакытлы гына кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде. Синең безгә кылган изгелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әниебез! Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатыйхаларың фәрештәләр, изге теләкләр булып булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, изгелекле эшләр генә башкарсыннар.

Рәхмәт сиңа, Әни, яшәгәнең өчен,

Рәхмәт сиңа безне яшәткәнең өчен!

Реклама

Балакаем, диеп, күз нурларың җәлләмичә,

Кайткан саен, сөеп назлаганың өчен!

 

Сине чиксез яратып, хөрмәт итеп балаларың, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэзинэ апа! Сезне бэйрэм белэн котлыйбыз. Сезгэ унышлар телибез!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Балалардан тэмле Суз ишету бит ул - жан азыгы. Рэхмэт кадерлелэрем, мине куандырганыгыз очен!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Изге телэктэн кунел эри, тагын да яхшырак, мэрхэмэтлерэк буласы килэ)))

        • аватар Без имени

          0

          0

          Еллар имин, тыныч булсын!!! Энилэр дэ, бэбилэр дэ рэхэт яшэсеннэр, бэхетле булсыннар!!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Куктэге кояш янына, hэркемнен уз кояшы - эти- энисе булсын!!!

            2
            X