Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Алты оста финалга чыгачак

Район халкы түземсезлек белән көтеп алган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» бәйгесенең сайлап алу турлары үтте.

Ул ике җирлектә – Боерганда һәм Бордыда узды. Бәйгедә барлыгы 24 оста катнашты: Боерган авылыннан Рахилә Фәттахова, Фәимә Маннанова, Эльмира Ханнанова, Гөлфинә Зәйдиева, Әнисә Сәлахова, Алия Шәйхразиева, Туерадан Илүзә Гыйльметдинова, Калмиядән Энҗе Галиәхмәтова, Кәүсәрия Сәитова, Калмаштан Фәния Хаҗипова, Гөлфирә Шәйхразиева, Күзкәйдән Илгизә Нуруллина, Кәүсәрия Хафизова, Яна поселогыннан Тәнзилә Зарифуллина, Иске Абдулдан Фәния Гыйниятуллина, Яңа Бүләктән Зөлфия Мингалиева, Круглое Поле поселогыннан Энҗе Бәдертдинова, Иштирәктән Нәзилә Ногманова, Иске Дөрештән Янирә Әминова, Шилнәбаштан Гөлнара Садыйкова, Теләнче Тамактан Гөлфия Авзалова, Сәмәкәй авылыннан Гөлфирә Петрова, Бордыдан Софья Краснова, «Татарстан» совхозы поселогыннан Ландыш Фәйзелхакова. 
Сайлап алу туры узган елгыдан быел күпкә аерылып торды. Бу беренче чиратта бәйгедә катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе белән. 
Бәйгенең югары әзерлек белән үтүе очраклы гына да түгел, чөнки быел ул ТАССРның 100 еллыгына багышлап оештырыла. 24 чәкчәк остасы, 24 татлы ризык – бер-берсенә охшамаган. Һәрберсе дә җиңүгә лаек. Ләкин бәйге булгач җиңүчеләр дә күп була алмый. Алдан хәбәр иткәнебезчә, 6 оста финал турына сайлап алыначак. Ә критерийлар аз түгел: төшнең сыйфаты, май сеңдерү дәрәҗәсе, тәме, сироп ясалышы, тышкы кыяфәте, үзеңне күрсәтү – менә шуларның барысыннан да чыгып җиңүчеләр билгеләнәчәк. Комиссия вәкилләренең эше җиңелләрдән түгел. Бу көннәрдә алар әлеге 6 финалистны билгеләү белән мәшгуль. Җиңүчеләрнең исемлеге газетабызның киләсе җомга санында бастырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев