Исегезгә төшерәбез, "Якты юл" газетасы яңа бәйге игълан итте! Аны көтеп алган Сабан туе якынлашу уңаеннан, милли бәйрәмебезнең төп темасы булган җир эшкәртү һәм шуның белән бәйле эш коралы - сабанга багышлыйбыз. Ярышта катнашу өчен сабан белән бергә фотога төшеп, шул сүрәтне безнең редакциягә юлларга кирәк. Электрон адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com...
Исегезгә төшерәбез, "Якты юл" газетасы яңа бәйге игълан итте! Аны көтеп алган Сабан туе якынлашу уңаеннан, милли бәйрәмебезнең төп темасы булган җир эшкәртү һәм шуның белән бәйле эш коралы - сабанга багышлыйбыз. Ярышта катнашу өчен сабан белән бергә фотога төшеп, шул сүрәтне безнең редакциягә юлларга кирәк. Электрон адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com . Укучыларыбызның бай фантазияле булуын истә тотып, бернинди чикләүләр куймыйбыз - сабанның музейдагысын да, заманча культиватордагысын да, кулдан ясалганын да, хәтта рәсемдәгесен дә файдаланырга мөмкин. Иң мөһиме - башкалардан аерылып торып, уенын-чынын бергә кушып, актив катнашу. Гадәттәгечә, җиңүчене тавыш бирү юлы белән билгелиячәкбез.
Иң күп тавыш җыйган катнашучыны район Сабан туенда бүләклибез. Исегезгә төшерәбез, быелгы бәйрәм 6 июнь көнне, Мусабай-Завод авыл җирлегенә караган Кызыл Байрак авылының аланында үтә.
Нет комментариев