Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Тулы күләмдәге пенсияне кайчан ала башлыйм?

Сорау: Мин эшләүче пенсионер. Июнь ахырында эштән китәргә җыенам. Эшләгәндә ала алмаган тулы күләмдәге пенсияне миңа кайчан бирә башлаячаклар. 

Җавап: Эшләүче пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән чыкканнан соң өч ай үткәч башкарыла. Һәм, әйтергә кирәк, акча бу өч ай өчен дә кайтарып түләнә. 
 Пенсияне тулы күләмдә түли башлау түбәндәгечә башкарыла. Мисал өчен, пенсионер июнь аенда эштән китә. Июльдә пенсия фондына эш бирүчедән килгән отчетта ул әле эшли дип күрсәтелә. Августта пенсия фонды июнь өчен отчет ала. Анда инде пенсионерның эшләмәве күрсәтелә. Сентябрь аенда пенсия фонды индексацияне яңарту турында карар кабул итә һәм октябрьдә пенсионер тулы күләмдәге акчасын ала. Шул ук вакытта июль, август, сентябрь айлары өчен өстәмә акчаны да ала.
Әгәр пенсионер яңадан эшкә урнаша икән, аның иминият пенсиясе күләме киметелми. Эшкә кергән көндә нинди пенсия алган, аннан соң да шул ук күләмдәге акчаны алуын дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев