Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Стажың күп булса, пенсиягә иртәрәк  чыгасың

Сорау: Мин 40 елдан артык йөк автомобилен йөрттем. Озак еллык хезмәт стажы миңа пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеге бирәме?

Җавап: Ир-атларның 42 елдан, хатын-кызларның 37 елдан ким булмаган иминият стажы бар икән, картлык буенча иминият пенсиясе ике елга алданрак билгеләнә. Ләкин ир-атларга 60 яшьтән, хатын-кызларга 55 яшьтән дә иртәрәк түгел. 
Ир-атларның 42, хатын-кызларның 37 еллык эш стажын исәпләгәндә түбәндәгеләр искә алына:
– Россия Федерациясе территориясендә хезмәт кую яки эшчәнлек алып бару шарт. Эшләгән чор өчен Пенсия фондына иминият кертемнәре күчкән булырга тиеш;
– вакытлыча эшләмәгән чорда мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча пособие алган еллар.
Ләкин шунысы бар, 1,5 яшькә кадәр бала белән өйдә утыру, хезмәткә яраксыз гражданнарны карау, чакырылыш буенча армиядә хезмәт итү еллары иминият стажына керми һәм пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеге бирми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев