Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Пенсиягә өстәмә түләү алырга хокукым бармы?

Вопрос. Мин Тукай районының бер совхозында лаборант булып эшләдем. Авыл хуҗалыгында хезмәт куйган белгеч буларак, пенсиямә өстәмә түләү алырга хокукым бармы? Гөлсинә. 

Җавап. Авыл хуҗалыгына караган кайбер эшләр, һөнәрләр, вазыйфалар исемлегенә үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, авыл хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрнең гамәлдәге пенсияләренә 25 процент өстәмә түләү каралган. Ачыклап әйткәндә, әлеге исемлеккә диспетчер, лаборант, табиб-эпизоотолог, ветеринария даруханәсе мөдире белгечлекләре өстәлде. Шулай ук пенсиягә өстәмә түләү алу хокукына авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче шәхси эшмәкәрләр ия.
Исегезгә төшерәбез: пенсиягә өстәмә түләүне алу өчен түбәндәге 3 шартны үтәү шарт:
– РФ хөкүмәте карары белән расланган һөнәрләр буенча хезмәт стажы 30 елдан да ким булырга тиеш түгел;
– эшләмәгән чор булмаска тиеш;
– авыл җирлегендә яшәп хезмәт кую мөһим (шәһәр тибындагы бистәләр әлеге шартка җавап бирми).
Шунысы аеруча мөһим: авыл җирлегендә төрле урыннарда , төрле белгечлекләр буенча тупланган хезмәт стажы пенсиягә өстәмә түләү алу хокукын бирми. Исемлектә күрсәтелгән һөнәрләр буенча терлекчелек, үсемлекчелек, балыкчылык тармакларында, шулай ук колхоз-совхозларда, крестьян һәм фермер хуҗалыкларында хезмәт кую шарт. Ә сезнең сорауга килгәндә, лаборант булып эшләгәндәге хезмәт стажыгыз пенсиягә өстәмә түләүне билгеләгәндә исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев