Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Пенсия фонды хәбәр итә

Пенсия фонды хәбәр итә

Сорау: Мин пенсия алучы кеше. Башка шәһәргә күченеп киттем. Яшәү урынымны алыштыру турында Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәкме?
Җавап: Әйе. Пенсия түләүләре башка бүлеккә күчсен өчен яшәү урынын үзгәрткән очракта бу турыда Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен җирле бүлеккә бару сорала. Бу кагыйдә Россиядән читкә чыгучыларга (якын чит илгә яки ерак чит илгә) кагылмый. Алар өчен пенсия түләүнең башка системасы эшли. 

Сорау: Пенсия банк картасына килгән очракта башка урынга күченү турында хәбәр итеп торырга кирәкме?
Җавап: Әйе, пенсия түләү турындагы документны бу очракта да яшәү урынындагы бүлеккә соратып алырга кирәк була. Чөнки түләүләр турындагы барлык мәгълүмат шушы документта саклана. Аның Пенсия фонды хезмәткәренә теләсә кайчан, әйтик, пенсия күләмен кабат исәпләгәндә кирәге чыгарга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев