Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Ерак Төньякта эшләүче кешеләр өчен ташламалар

Районы халкының сорауларына Россия Пенсия фонды Яр Чаллы шәһәре идарәсенең Тукай районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Руслан Шәнгәрәев җавап бирә.

Сорау: Ерак Төньякта вахта ысулы белән эшлим. Пенсия белән тәэмин итү буенча нинди ташламаларга хокукым бар?

Реклама

Җавап: Ерак Төньяк районнарында һәм аларга тиңләштерелгән урыннарда эшләү белән бәйле рәвештә вакытыннан алда лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр өчен гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән 5 елга иртәрәк чыгу хокукы саклана. Шулай итеп, Ерак Төньякта яшәүче ир-атлар өчен – 60, хатын-кызлар өчен 55 яшькә кадәр пенсия яшен этаплап арттыру каралган.
Ике һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тиешле төньяк стажы туплаган хатын-кызлар өчен берни дә үзгәрмәде – алар өчен вакытыннан алда – 50 яшьтә пенсиягә чыгу хокукы саклана.
Вакытыннан алдан пенсиягә чыгу хокукы бирүче махсус (Төньяк) стажга таләпләр артмаган. Гамәлдәге закон нигезендә, 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар картлык буенча вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу өчен, Ерак Төньяк районнарында – 15 календарь елдан да ким булмаган, ә тиңләштерелгән урыннарда 20 календарь елдан да ким булмаган вакыт эшләргә, беренчеләре, кимендә, 25 ел һәм Ерак Төньяк районнарына тиңләштерелгән төбәкләрдә 20 ел иминият стажына ия булырга тиешләр. Шул ук вакытта пенсия яшен пропорциональ киметүне исәпкә алып, тулы төньяк стажы булмаганнар өчен дә дә вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу мөмкинлеге саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X