Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Электромонтер эше авыл хуҗалыгы стажына керәме?

Сорау: Мин «Сельхозэнерго» Тукай районы колхозара энергетика берләшмәсендә электромонтер булып эшләдем. Бу еллар авыл хуҗалыгы стажына керәме?

Җавап: Кызганычка каршы, «Сельхозэнерго» оешмасында электромонтер булып эшләү авыл хуҗалыгы стажына керә алмый. Чөнки әлеге берләшмәнең эшчәнлек алып бару турындагы документларына караганда, предприятие электр җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, ремонт-төзелеш, ремонт-монтаж эшләре, ягулык материаллары сатып алу һ.б. шундый эшләр белән шөгыльләнгән. 
«Сельхозэнерго» терлекчелек, үсемлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнәмәгән, ягъни авыл хуҗалыгы тармагына керүче юнәлешләрдә эшләмәгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X