Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Ана капиталын студент улыбызны укыту өчен ничек тотарга?

Сорауларга Пенсия фондының Тукай районы буенча клиент хезмәте җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев җавап бирә.

Сорау: Ана капиталын студент улыбызны укыту өчен тотарга телибез. Моны ничек эшләргә һәм кайда мөрәҗәгать итәргә?

Җавап: Ана капиталын балалар бакчасыннан башлап югары уку йортында укытканга кадәр түләүдә файдаланырга мөмкин. Шулай ук акчаны уку чорында тулай торакка һәм андагы коммуналь хезмәтләргә түләү өчен дә тотарга рөхсәт ителә. 
Ана капиталын файдаланганда баланың укырга кергәндә яше 25тән артык булмаска тиеш. Мәгариф учреждениесенең Россия территориясендә урнашуы һәм белем бирүгә тиешле лицензиясе булуы шарт. 
Ана капиталы акчасын гаиләдәге һәр баланы укытуга тотарга була. Моның өчен сертификатка хокуклы балага өч яшь тулган булырга тиеш. 
Ана капиталын тотуга рөхсәт сорап Пенсия фонды идарәсенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаризаны www.pfrf.ru сайтында гражданинның шәхси кабинетына кереп электрон рәвештә дә калдырырга мөмкин. Ана капиталыннан файдалану буенча сорауларны Пенсия фонды идарәсенә 30-42-42 телефоны буенча шалтыратып бирергә дә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев