Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Алдан пенсиягә чыгу өчен нинди шартлар кирәк?

Сорауларга Пенсия фондының Тукай районы буенча клиент хезмәте җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев җавап бирә.

Мин Тукай районы үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшлим. Алдан пенсиягә чыгу өчен миңа нинди шартлар кирәк?

Җавап: Һөнәрләренең катлаулы булуына бәйле рәвештә медицина хезмәткәрләре алдан пенсиягә чыгарга хокуклы. Моның өчен авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда эшләүчеләрнең хезмәт вакыты 25 елга яки шәһәрләрдә, авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда (яки шәһәрләрдә генә) эшләүчеләрнең хезмәт чоры 30 елга туларга тиеш. 
Алдан пенсиягә чыгарга хокукы булган медицина вазифалары һәм алар эшли торган учреждениеләр исемлеге РФ Хөкүмәте карары белән расланган. Ләкин әлеге исемлектә булу гына алдан лаеклы ялга чыгу хокукы бирми, аның өчен РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тарафыннан расланган медицина хезмәте күрсәтүне оештыру Кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. 
Пенсия белән тәэмин итүдәге үзгәрешләр медицина хезмәткәрләренең алдан лаеклы ялга чыгу таләпләренә үзгәрешләр кертми. Шулай да пенсия яшенең артуы буенча күчү периоды исәпкә алына. 
Ә инде 1нче һәм 2нче исемлекләргә (зыянлы җитештерү) керүче вазифалар өчен бернинди дә үзгәреш булмый – алдан пенсиягә чыгу хокукы элеккечә кала. 
Сезнең очракта пенсия билгеләтү вакыты бу вазифада һәм учреждениедә 30 ел стаж җыйганнан соң үз көченә керә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев