Якты юл
  • Рус Тат
  • Пенсияне шәхси кабинет аша дистанцион билгеләү

    Хәзер пенсияләр күбесенчә Пенсия фондының es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән электрон гаризалар буенча билгеләнә. Күпчелек очракта пенсия, гражданнарның ризалыгы буенча, Пенсия фондының мәгълүмат базасына эш белән тәэмин итүчеләр җибәргән мәгълүматларга таянып билгеләнә. 

    Пенсия яшенә җитеп килгән гражданнарның шәхси лицевой счетларына хезмәт стажы һәм хезмәт хакы, шулай ук пенсия билгеләгәндә исәпкә алынучы страховой булмаган периодлар турындагы мәгълүматлар туплау да Пенсия фондының территориаль органнарында вакытыннан алда әзерлек эшләре алып барылу хисабына башкарыла. Бу исә агымдагы елның апреленнән июленә кадәр күпчелек пенсияләрне читтән торып билгеләргә мөмкинлек бирә. Димәк, пенсионерга клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: