Мусабай-Завод урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Лилия Равил кызы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән педагогик проектлар бәйгесендә җиңде.
Татар телендә белем бирү процессының сыйфатын күтәрү, мәктәп яшендәге балалар белән эшләүдә инновацион алымнарны тарату һәм талантлы укытучыларга ярдәм итү максатыннан уздырылган әлеге мәртәбәле чарада республиканың беренче һәм югары категорияле педагоглары көч сынашты. Районыбыз данын уңышлы яклаган Лилия Вилданованың укыту процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән проекты экспертлар тарафыннан иң яхшысы дип табылды.
Фото: район мәгариф идарәсе
Нет комментариев