Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарча яздык

19 октябрь көнне дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе үтте. Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектта 1023 тукайлы катнашты. 

Чара барлык авыл җирлеге мәктәпләрендә оештырылды. Диктант язарга килүчеләр арасында өлкән яшьтәгеләр дә, кечкенәләр дә бар. Мәләкәс, Түбән Суыксу, Кнәз мәктәпләренә халык аерата күп килде. Иң өлкән катнашучыга 85 яшь, иң кечкенәсенә 8 яшь иде. 
Акциядә катнашучыларга махсус бланклар таратылды. Диктант тексты – Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәреннән өзек. Барысы 213 сүздән тора. 
– Татарча диктант язу – бик кирәкле һәм мөһим чара. Телебезнең чисталыгы, милләтебезнең бердәмлеге, киләчәге өчен мондый чаралар бик кирәк дип уйлыйм. Өстәвенә, бу диктантны яздыру дәүләт тарафыннан телебезгә игътибар булуын да күрсәтә. Безнең Комсомолец мәктәбендә бу чараны авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова ачып җибәрде. Минем фикеремчә, бүген яшьләргә ана телләрендә аралашу җитми. Илебезне, милләтебезне, динебезне алга җибәрү өчен яшь буынның дөрес тәрбияләнүе бик мөһим. Күп телләр белүдән куркырга кирәкми. Татар телен белгән кеше башка төрки телләрдә дә иркен аралаша. Тел белгән – ил гизгән, дип юкка гына әйтмиләр бит. Үз телен санламаган кешене башкалар да ихтирам итмәячәк. Бүгенге диктантны укучы балалар белән бергә утырып өлкәннәрнең, аерып әйткәндә, 73 яшьлек Фәрит абый һәм 72 яшьлек Наҗия апаның да язуы күңелемә хуш килде. Бу әле күркәм генә түгел, буыннарны бәйләүче, ялгаучы чара да булып чыкты, – дип үз фикерен уртаклашты Комсомолец мәчетенең имам-хатыйбы Мирхәт Сираев.
Түбән Суыксу авылында яшәүче 70 яшьлек Фоат Шәйхетдинов та акциядә катнашырга бик теләп килгән. Аны татар телен саклау мәсьәләсе бик борчый икән. 
– Һәркемгә үзенең туган теле якын һәм газиз. Шушы телдә сөйләшә, аралаша, укый-
яза, шушы телдә фикер йөртә алуыбызга, шушы телдә аңлашуыбызга чын күңелдән горурланып яшәсәк иде. Ләкин бүгенге көндә телебезгә саксыз, кимсетеп карау, аны санга сукмау очракларын адым саен очратып торабыз. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән-кими, телебез ярлылана бара. Телебезгә игътибарсыз, ваемсыз караш, күңелне рәнҗетә торган фактлар да күп. Туган телләрен белмәүчеләргә, шул телдә сөйләшергә, аралашырга теләмәүчеләргә hәрвакытта да гаҗәпләнеп карыйм. Ничек инде үз телеңне шул дәрәҗәдә хөрмәт итмәскә мөмкин? Мин моны авыз  эчендәге  телне өзеп ташлауга тиңлим. Туган телне белмәү проблемасы, татар теленең югала баруы киң җәмәгатьчелекне күптән борчый. Соңгы елларда әнә шул хаталарны төзәтү өстендә эшли халык. Әмма бик авырлык белән. Ата-бабаларыбызның дан һәм намус варислары булган яшьләрдә туган телгә кимсетеп карауны бетерәсе иде. Моның өчен Татарстан Хөкүмәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымныр ясала. Гомумән, татар телен саклап калуда республикабызның, мәктәпләрнең, галимнәрнең роле зур. Татарча диктант язуны оештыру да шундый чараларның берсе. Әмма минем ассызыклап шуны әйтәсем килә, ана телен өйрәтү иң элек гаиләдән башланырга тиеш. Чөнки бала күп вакытын өйдә үткәрә, шуңа күрә телне, тәрбияне ул өйдә өйрәнеп ала. Һәр өйдә hәр әти-әни баласы белән туган телебездә сөйләшсен иде. Һәр гаиләдә татар теле хөкем сөрсен иде, – дип тели ул. 
«Телебезне якларга шулай бердәм булып җыелышып килде милләттәшләребез. Без якламасак, без сакламасак, кем яклар, саклар соң аны? Шушы хезмәтебез белән генә булса да туган телебезне хөрмәтлик, балаларыбызга аны бүгенгедәй матур, ягымлы җылы тел итеп тапшырыйк», – дигән фикердә Новотроицкое авыл җирлеге өлкәннәре дә.
– Туган телдә диктант язып, бу акциядә актив катнашканнары, телебезгә игътибар, хөрмәт тәрбияләүгә өлеш керткәннәре өчен барлык татарча диктант язучыларга зур рәхмәт, – диде 50 ел татар теле укытучысы булып эшләгән Кәүсәрия Мәүлиева.

Шушы көннәрдә диктантның нәтиҗәләре билгеле булачак. Диктант язучылар аны www.diktant.tatar сайтыннан үзләре билгеләгән махсус код буенча кереп карый алачак.

Фото район мәгариф бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев