«Ләйсән» балалар бакчасында кар сыннары иң беренчеләрдән барлыкка килде
Яңа ел бәйрәме алдыннан район мәгариф учреждениеләре арасында «Кышкы әкият» дип аталган кар сыннары конкурсы игълан ителүе турында без газетаның узган санында хәбәр иткән идек инде. Бүген авыллардагы мәктәп һәм балалар бакчалары тирәләрен берсеннән-берсе матур әкияти фигуралар бизи башлады. Калмашның «Ләйсән» балалар бакчасы территориясендә мондый гүзәллек беренчеләрдән булып барлыкка килде....
Бакча мәйданчыгында без чәршәмбе көнне булдык. Безне әле буяулары да кибәргә өлгермәгән Чыршы, Яңа ел символы - Сары Эт һәм «Соры үрдәк» композициясе каршы алды. Шунда ук кардан өелгән ике кечкенә таучык та тора.
- Сыннарны ясарга узган атнада керешкән идек. Көн җылы, кар йомшак чакта тотынуыбыз яхшы булды, хәзер, салкынайткач, карны әвәләргә бераз кыенрак. Фигуралар ясауда өч төркемнең дә әти-әниләре катнашты, - дип сөйли бакча мөдире Диләрә Кашапова. Иң активларны ул аерым билгеләп үтә.
- Әти-әниләр комитеты рәисе Альбина Ганиева ел саен бу эштә катнашмый калмый, ире Илнур белән бергәләп тә киләләр. Алина Хафизова, Елена Гарипова, Миләүшә Каюмова, Инзилә Ситдыйкова, әтиләрдән Айнур Газизуллин, Илшат Әхмәтсафин нык ярдәм иттеләр. Үзебезнең коллективның да көче күп керде. Сыннарны пешекчебез Римма Биктаһирова һәм кече тәрбиячебез Гөлзия Мәгъсүмова бик матур итеп гуашь белән буядылар. Барысы да сабыйлар өчен бит! Нык сөенделәр балалар. Бакчада әкият сыннары барлыкка килүдән дә бигрәк, аларны ясауда әти-әниләренең катнашуы нәниләр өчен чын горурлык булды, - дип сөйли Диләрә Хәмитовна. Өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче Илназ Гарипов әнә әнисен: «Син фигура ясауда катнашмасаң, мин иртәгә садикка бармыйм», - дип тә «куркыткан». «Безгә кардан ясалган геройлар бик ошады. Әле өйдә дә әти-әниләр, әби-бабайлар белән кар бабайлар, чыршылар ясадык», - дип, бер-берсен уздыра-уздыра сөйләделәр шушы төркемдә тәрбияләнүче Әминә Хәсәнова, Саидә Хәсәнова, Диләрә Алиева, Юлия Шәмсетдинова, Илназ Гарипов, Рүзәл һәм Дилфат Кашаповлар. Шул арада үзләренең Кыш Бабайга хат язып, нинди бүләк сораулары турында да сөйләп киттеләр. Кемдер робот, кемдер курчак кирәк дип язган икән. Хатларын инде чыршы төбенә куйганнар...
Кар сыннарына өстәп, Яңа ел плакатлары конкурсында да катнашалар калмашлылар. Гомумән, мондый бәйгеләрне бер елны да калдырмыйлар алар. 2014 елда үзенчәлекле плакат ясаганнары өчен грамотага да лаек булганнар.
«Ләйсән» бакчасында Яңа ел кичәләренә әзерлек эшләре дә тулы көченә барган. Өч төркемдә дә бәйрәм бүген үтә икән. Балалар алдында Яңа ел геройлары булып тәрбиячеләр генә түгел, техник хезмәткәрләр дә, ата-аналар да уйнаячак. 30 декабрьдә исә балалар һәм хезмәткәрләр коллективлары авылның Яңа ел тамашасында чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев