Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Ел укытучысы-2020»

Комсомолец мәктәбе укытучысы Айсылу Галиуллина «Ел укытучысы-2020» бәйгесенең төбәк турында катнашачак.

Конкурс 15-20 мартта Казанда үтә. Анда муниципаль һәм зона этапларын уңышлы үткән укытучылар килә. Быел «Ел укытучысы»ның Тукай районы муниципаль этабында беренче өч урынга Наталья Әхмәтсафина (Яңа поселогы), Айсылу Галиуллина (Комсомолец), Рамилә Вәлиева (Сәмәкәй) чыктылар. «Педагогик дебют» номинациясендә Екатерина Алексеева (Бәтке) җиңүче, ә Юлия Семиволкова (Комсомолец)  призер булдылар. Татар теле укытучылары арасында район беренчелеген Гөлназ Фәрхетдинова (Калмия) яулады. Әлеге укытучылар арасыннан дүртесе – Н. Әхмәтсафина, А. Галиуллина, Ю. Семиволкова, Г. Фәрхетдинова бәйгенең зона этабында катнаштылар. Анда уңышка ирешеп төбәк турына чыккан Айсылу Галиуллинага уңышлар телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев