Бүген сынауларда районнан барлыгы 18 кеше катнаша, ә иртәгә, 16 июньдә, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар информатика, әдәбият, физика, химия һәм җәмгыять белеме фәннәреннән белемнәрен сынаячак. Барлык катнашучылар да рәсми нәтиҗәләрне көтә. Район мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, Тукай районы укучылары арасында сайлап алына торган фәннәрдән физика һәм җәмгыять белеме иң җәлеп итүче һәм популяр булып кала.
Тукай районында дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп этабы дәвам итә: бүген 11 нче сыйныф укучылары физика, биология һәм инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) тапшырса, иртәгә 247 тугызынчы сыйныф укучысы ОГЭ имтиханнары бирәчәк.
Нет комментариев