Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биклән укучылары республика интерактив уенында катнашты

Каникулда ял итү, көч җыю белән беррәттән укучылар төрле бәйгеләрдә hәм чараларда да катнашты. Әйтик, Биклән мәктәбенең дүрт укучысы «Минем төбәк – Татарстан» республика интерактив уенында Яр Чаллы мәктәпләренең укучылары белән көч сынашты. Нәтиҗәдә, тукайлылар икенче урынны яулап, диплом hәм дөнья атласы белән бүләкләнде.

– Әлеге уен укучыларның танып белү hәм иҗат сәләтләрен үстерү максаты белән оештырыла. Шулай ук бу чара катнашучыларда экологик проблемаларның үзенчәлекләре турында күзаллауларны формалаштыруга, белемнәрен киңәйтүгә, тирәнәйтүгә юнәлгән, – дип аңлата Биклән мәктәбенең биология hәм география укытучысы Гөлзирә Низамова интерактив уен турында.    
Бикләнлеләр укытучылары Гөлзирә Илhамовна белән бергәләп уенга бер атна чамасы әзерләнгән. 2 ноябрь көнне Яр Чаллының 21нче мәктәбендә 18 мәктәп укучылары җыелган. Биредә алар республикабыз турында белемнәрен күрсәткән.
– Командабыз «Бишенче элемент» дип аталды. Уенда катнашачагыбыз билгеле булгач, аның җитдилеген шунда ук аңладык. Шуңа күрә бик тырышып әзерләндек. Башта республиканың районнары, табигать байлыклары, танылган шәхесләр турында мәгълүмат җыйдык, аннары, аны өйрәнгәч, бер-беребез белән Татарстанның актуаль экологик проблемалары турында да фикер алыштык, – дип сөйли уенга әзерләнү турында Биклән мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы, команда капитаны Василий Борисов. 
Катнашучыларга уенда әйләнә-тирә, биология фәненә кагылышлы кызыклы сорауларга җавап бирергә, «Минем төбәк – Татарстан» дигән темага рәсем ясарга туры килгән. Бар биремне алар уңышлы үтәгән.
– Уен танышудан башланды. Һәр команданың үз кураторы бар иде. Уен барышында экранда күрсәтелгән биремгә җавапны кәгазьгә язып кураторга бирә торган булдык. Ул аларны тикшереп, жюри әгъзаларына бәяләү өчен тапшыра барды, – диләр укучылар. 
– Мондый төр чараларда катнашу бик күңелле. Биредә без уку дәвамында алган бар белемнәребезне күрсәтәбез, үзебезне сыныйбыз, яңа дуслар табабыз, – диләр Биклән мәктәбе укучылары беравыздан.

Фото Әнисә Гыйльметдинова тарафыннан бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев