БДИда аудиториядән ничә тапкыр чыгарга мөмкин?
Бердәм дәүләт имтиханы катнашучыларына бәдрәфкә теләсә ничә тапкыр чыгарга рөхсәт ителә, әмма һәр чыгу һәм кире кайту вакыты оештыручылар тарафыннан мәҗбүри рәвештә теркәп барыла. 2026 елгы БДИның төп чоры 1 июньдә башлана.
ТАСС агентлыгына Рособрнадзорның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, имтихан вакытында мондый очраклар өчен бернинди чикләүләр дә юк. Әмма һәрбер чыгуда укучының аудиториядән тыш үткәргән вакыты теркәп барыла.
Шулай ук контроль-үлчәү материаллары һәм караламалар укучының эш өстәлендә калдырыла. Аудиториядән чыгар алдыннан оештыручылар барлык материалларның тулылыгын тикшерә, һәм шуннан соң гына имтихан тапшыручыга чыгарга рөхсәт ителә.
2026 елда БДИның төп чоры 1 июньдә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев