Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИ: быелгы үзгәрешләр

Быелгы уку елын тәмамлауга, бердәм дәүләт имтиханнарын, төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга кагылышлы үзгәрешләр чыгарылыш сыйныф укучыларын, педагогларны һәм ата-аналарны шактый борчылырга мәҗбүр итте. Чөнки коронавируска бәйле вазгыять үз тәртипләрен кертте. Ниһаять, имтиханнар тапшыру вакыты һәм тәртибе турында мәгълүмат чараларында хәбәр ителде. 

Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары башка елларда имтиханнарны июнь азагында төгәлли торган иде инде. Быел исә бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 29 июньдә башлана гына әле. 9нчы сыйныфны бетерүчеләр төп дәүләт имтиханын бөтенләй бирмәячәк. Төп гомуми һәм урта гомуми белем алу турында аттестатлар укучының еллык билгеләре буенча бирелә.
Бердәм дәүләт имтиханын да югары уку йортына керергә җыенучы балалар гына тапшыра. Теге яки бу вузга керү өчен нинди имтиханнар бирергә кирәклеген алар югары уку йортларының мәгълүмат ресурсларыннан белешеп торалар.
Предметлар исемлеге һәм сынау бирү тәртибе үзгәрешсез, ягъни узган елдагы кебек кала. Әмма имтиханнарны уздыру шартлары, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын исәпкә алып, Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырыла. Аудиторияләр алдан дезинфекцияләнә. Анда керер алдыннан һәркемнең – оештыручыларның да, укучыларның да температурасы үлчәнә. Имтихан бирүчеләр бер-берсеннән 1,5 метр ара калдырып утыртыла, ишектән кергәндә аларга битлекләр һәм перчаткалар биреләчәк. 

БДИ бирү көннәре

Бердәм дәүләт имтиханнарын бирү көннәре турында карар 21 май көнне мәгълүмат чараларында дөнья күрде. Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, ул берничә мәртәбә кичектерелгән иде. 
Шактый озак көттереп хәбәр ителгән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре түбәндәгечә: 3 июльдә – география, рус әдәбияты, информатика; 6 һәм 7 июльдә – рус теле; 10 июльдә – математика; 13 июльдә – тарих, физика; 16 июльдә – җәмгыять белеме, химия; 20 июльдә – чит телләр (язма), биология; 22 һәм 23 июльдә – чит телләр (телдән). 24 һәм 25 июль резерв, ягъни өстәмә имтихан бирү көннәре итеп билгеләнә. Тик шунысы бар, башка еллардан аермалы буларак, быел имтиханын начар тапшырган укучылар өчен яңадан тапшыру мөмкинлеге булмый.
Рус теленнән имтихан тапшыруны, аудиторияләрдә кеше күп җыелмаслык булсын өчен, ике көнгә бүлеп үткәрү планлаштырыла. 
29 һәм 30 июньдә, имтиханнар тапшыру системасының Роспотребнадзор таләпләренә туры килүен тикшерү өчен, укучылардан башка гына БДИны алдан үткәреп карау оештырыла. 
Узган еллардагы кебек, БДИ нәтиҗәләре белән берничә вузга берьюлы гариза һәм документлар юлларга ярый. Югары уку йортларына кабул итү август аенда үткәрелә. 
Кайбер җитди сәбәпләр аркасында билгеләнгән көндә БДИ тапшыра алмаган укучылар, сынауны августта үтеп, вузлардагы буш калган урыннарга сентябрьдә укырга керә алачак. Югары уку йортларының беренче курсында уку елын көз көне башлау күздә тотыла. 

Әзерлек ничек бара?

Имтиханнарга әзерлек ничек бара? Педагоглар, ата-аналар һәм укучылар яңалыкларны ничек кабул итә? Сүзне аларның үзләренә бирик.

Борды мәктәбеннән Валентина Утяшова: «Билгесезлек, нәрсәне дә булса көтеп тору, гомумән, җиңел түгел бит. Әле дә без ике имтихан тапшырыргамы, әллә өчме икәнен белмибез. Югары уку йортына керү өчен нинди предметлар таләп ителә, шуларны гына бирәсе дип тә аңлашыла. Коронавирус чыгып комачауламаса, өч предметны бирәсен белеп тора идек. Алга таба, мәгариф идарәсенә карарлар килеп, ачыклык кертелер анысы, тик менә хәзергә бераз буталып, югалыбрак калдык әле. Вузларның сайтларында да әлегә тулы мәгълүмат табып булмый. Тора-бара бар да ачыкланыр дип өметләнәбез. 
Безнең кызыбыз Наталия быел унберенчене бетерә. Ул БДИ тапшыру өчен өченче предмет итеп географияне сайлады. Район буенча бу фәнне сайлаучы бүтән юк, ул берүзе. Эколог булырга тели. Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтына документлар тапшырачакбыз, уку йортының сайтына кереп, кабул итү шартларын белешеп торабыз. Кызыбыз сайлаган юнәлеш буенча тагын Казан дәүләт аграр университеты, Мәскәү, Санкт-Петербург вузлары сайтларына кереп, андагы мөмкинлекләрне дә барлап өйрәнәбез. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетын да күз уңыннан төшермибез. Шуларның берәрсенә керер дип өметләнәбез. Булган-булган, бюджет урыны булсын иде, дип телибез. Имтиханнарны тапшырып, югары уку йортларына керү баллары билгеле булгач кына тынычлана алырбыз». 
Наталия беренче сыйныфтан ук гел «5ле» билгеләренә генә укый, IX сыйныфны «кызыл» аттестат белән тәмамлаган, мәктәпне дә алтын медальгә бетерүне максат итеп куя. «Безнең сыйныфта дүрт укучы, – дип сөйли Наталия Утяшова үзе, – миннән кала классташларым өчесе дә физика фәнен сайлады. Имтиханнарга онлайн режимда әзерләнәм, кыен түгел, миңа ошый. Укытучыларыбыз һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Географиядән миңа Венера Рәфкатовна Әлмөхәммәтова булыша. Бары тик соңгы вакытта укытучылар һәм сыйныфташлар белән контакт, ягъни «тере» аралашу җитмәгәнлеге генә сизелә». 

Мусабай-Завод мәктәбен-нән Лилия Вилданова: «БДИны үткәрү вакыты шушы көнгәчә билгесез була килде, борчылдык, әлбәттә. Хәзер дә борчылабыз, чөнки имтиханнар бик соңга калды. Балалар матур җәй көнендә дә компьютер алдында утырырга тиеш булып чыга, ял итәргә, иркен сулыш алырга вакытлары калмый. Соңгы вакытта дистанцион укыган балалар инде имтиханнарга да онлайн әзерләнергә тиеш. Бу, билгеле, җиңел түгел. Озакка сузылгач, белгәннәрен оныта башламасалар ярый инде дип тә куркам. Ләкин берни дә эшләп булмый, коронавирус китереп чыгарган үзгәрешләргә яраклашмый хәлебез юк. 
Безнең кызыбыз Камилә, төп предметлардан тыш, химия белән биологиядән имтихан тотачак. Медицина белгече булырга нияте. Имтиханнарга әзерләнергә укытучысы Флера Мөхәммәтхәнифовна Абдуллина ярдәм итә. Камилә, имтиханнарда тиешле балларны җыеп, бюджет урынына керергә ниятли. Ил башлыгы быел вузларда бюджет урыннарының артачагын белдергән иде. 
Без район буенча максатчан уку программасына керү өчен дә гариза язган идек. Анда үтү өчен БДИны яхшы бирергә кирәк. Тәртибе шундый: Тукай районы үзәк дәваханәсендә балалардан гаризалар җыела, шулар арасыннан имтиханнарын әйбәт тапшырып югары балл җыйган бер укучы сайлап алына һәм ул Казан дәүләт медицина университетында максатчан уку мөмкинлегенә ия була. Бюджет урыннары арткач, быел бәлки бер генә түгел, берничә кеше сайланыр дигән өмет тә бар. Дөрес, коронавирус таралу сәбәпле, бу хакта җыелып сөйләшү мөмкинлеге булмады. Ләкин без Камиләне акча түләп булса да укытырга ниятлибез». 
Тукай районында XI сыйныфны быел 91 бала тәмамлый. БДИ Яңа поселогы мәктәбендә оештырыла. «Алга таба сынау бирүне оештыруда, үткәрүдә бәлки тагын үзгәрешләр булыр, әмма ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәләре килеп ирешми торып, берни әйтеп булмый», – диләр район мәгариф идарәсе белгечләре. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев