Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчасында – көзге бал

Бу хатны да безгә Теләнче Тамак авылыннан бакчага йөрүче балаларның ата-аналары исеменнән Р. Закирова язып җибәргән. Авылыбызның "Акчәчәк" балалар бакчасына "Көзге бал"га барып, сабыйларның чыгышларын караганда нәкъ шушы гыйбарә искә төште. Балаларыбызны алмаштырып куйганнармы - барысы да артистлар. Шул кадәре ихлас алар, самими, шигырь сөйләргә, биергә атлыгып торалар, нәрсәләргә генә...

Бу хатны да безгә Теләнче Тамак авылыннан бакчага йөрүче балаларның ата-аналары исеменнән Р. Закирова язып җибәргән.
Авылыбызның "Акчәчәк" балалар бакчасына "Көзге бал"га барып, сабыйларның чыгышларын караганда нәкъ шушы гыйбарә искә төште. Балаларыбызны алмаштырып куйганнармы - барысы да артистлар. Шул кадәре ихлас алар, самими, шигырь сөйләргә, биергә атлыгып торалар, нәрсәләргә генә өйрәнмәгәннәр.Тәрбияче апалары һәр баланың сәләтен ача, үстерә, эшкә җигә белгән. Сабыйларыбызның чыгышларын караганда сөенеп утырдык, күзгә яшьләр килде. Тәрбияче апалары Гөлшат Вәлиева белән музыка җитәкчесе Эльза Батталованың бала күңелен аңлый белүләре, алар белән ихлас күңел биреп шөгыльләнүләре күренеп тора. "Көзге бал" дан таралышканда без, ата-аналар, шулай дип сөенештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев