Тукайлылар Каравон бәйрәмендә
Районның фольклор коллективлары Лаеш районы Никольское авылында үткән «Каравон -2021» XXIX Бөтенроссия рус халык фестивалендә катнаштылар.
Әлеге зур бәйрәмгә Князево мәдәният йорты каршында эшләүче «Русский звон» фольклор коллективы (җитәкче-се Тамара Тузеева) һәм Шилнәбаш авылы мәдә-ният йортыннан «Нивушка» фольклор ансамбле (җитәкчесе Мария Маратаева) барды. Ике коллектив та интерактив концерт мәйданчыгында чыгыш ясады. Алар рус халык җырларын һәм күңелле такмаклар башкарды. «Каравон -2021» бәйрәменең барлык актив катнашучыларына дипломнар бирелде. «Каравон»нан һәр катнашучы рухи азык алып кайтты.
Тамара Тузеева, Князево мәдәният йорты директоры.
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев