Тукай районында җырлы-моңлы шигърият бәйрәме узды
"Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул - кеше йөрәге биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга, яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне нәкъ менә синең күңелендә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү - үзе бер могҗиза түгелмени!?" Тукай районы Түбән...
"Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул - кеше йөрәге биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга, яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне нәкъ менә синең күңелендә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү - үзе бер могҗиза түгелмени!?"
Тукай районы Түбән Суыксу авыл китапханәсендә шигърият көненә багышланган "Ач, шигърият, серләреңне..." дип аталган әдәби кичә узды. Бәйрәмебезгә үзебезнең авыл җирлеге шагыйрьләре, һәм шигърият сөюче китап укучылар чакырылды. Күңел түреннән чыккан шигъри юлларын безгә буләк иткән шагыйрьләребезне аерым атыйсы килә. Рафис Мингалиевнең шигырьләре әле яңа гына "Сөембикә" журналында басылып чыкты, шулай ук "ВКонтакте" сайтындагы үзенең шәхси төркемендә дә шагыйрьнең иҗаты һәрдаим яктыртылып тора. Әдәби кичәдә Хәббә апа Имамованың әни турында, Әкълимә апа Саттарованың гаилә турында язылган шигырьләрен тыңлап хозурландык. Ольга Константиновна Маслованың тормыш турында иҗат ителгән әсәрләрен тыңлагач күңелләр тулды, ирексездән күзләргә яшьләр килде. Франц абый Галин шигырьләре белән дә таныштык. Мәктәп укучылары Назлия белән Язилә Шәймардановалар үзләре язган туган як турындагы шигырьләрен сөйләде. Садыйкова Азалия, Сәхәбиев Ринат та иҗат җимешләре белән уртаклашты. Әдәби кичәдә татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Зилә Мирзаһит кызы Низамова да чыгыш ясады. "Балкыш" фестивале җиңүчесе Рузиля Низамова искиткеч сәнгатьле итеп шигырь сөйләде.
Баянчыбыз Рәшит абый Мәүләвиев татар моңнары белән кичәбезгә ямь өстәде, дип хәбәр итте безгә Түбән Суыксу авылы китапханәсе мөдире Ләйлә Ихсанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев