Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы Иске Җирекле авылында балалар өчен күңелле тамаша үтте

Яңа ел бәйрәмендә балалар янына кунакка төрле әкият геройлары һәм, әлбәттә, Кыш Бабай белән Кар Кызы килделәр. Сабыйлар аларга үз талантларын күрсәттеләр: матур җырларын башкардылар, дәртле биюләрен биеделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Кыш Бабай бер баланы да бүләксез калдырмады. Шулай ук Иске Җирекле авылы мәдәният йортында «Могҗиза эзләп» дип исемләнгән...

Яңа ел бәйрәмендә балалар янына кунакка төрле әкият геройлары һәм, әлбәттә, Кыш Бабай белән Кар Кызы килделәр. Сабыйлар аларга үз талантларын күрсәттеләр: матур җырларын башкардылар, дәртле биюләрен биеделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Кыш Бабай бер баланы да бүләксез калдырмады.

Шулай ук Иске Җирекле авылы мәдәният йортында «Могҗиза эзләп» дип исемләнгән тамаша да үтте. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре актив катнашты. Авыл халкы бик яратып «Пчелки» хореографик коллективы, «Хәзинә» һәм «Җакын туганнар» фольклор коллективларын каршы алды. Авылдашларын шигъри юлларга салып, матур итеп бәйрәм белән Гөлгенә Исрафилова тәбрик итте. Бәйрәмебез бик күңелле, җылы мохитта үтте, дип хәбәр итә «Дуслык» күпфункцияле үзәк директоры Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев