Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай КВНчылары – Вице-чемпион!

«Тукайлар» район КВН командасы Казанда «Әйдә, шаяРТ!» татар КВН лигасы финалының сайлап алу этапларында уңышлы гына чыгыш ясап килде. 23 июньдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә финал уенына иң көчле төркемнәр җыелды. Чемпион исеме өчен Казаннан керәшеннәр җыелма командасы, Мәскәүдән «Понаехали» һәм «Зәй әбиләре» көрәште.

Финал уенын жюри әгъзалары: Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Тәртип» радиосының продюсеры, журналист Айваз Садыров, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров бәяләде. Татар КВН лигасының чемпионы Керәшеннәр җыелма командасы булды. Җиңүчегә 100 000 сумлык сертификат тапшырылды. Ә Тукай районы командасы, уңышлы чыгыш ясап, икенче урынны алды һәм Вице-чемпион исеменә лаек булды. Зәйлеләр – өченче, Мәскәү командасы дүртенче урында. Шундый нәтиҗәләр белән 2020-2021 елның Татар КВН лигасы уеннары тәмамланды.
/ Фото район мәдәният бүлегеннән алынды.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X