Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Серле каләм» иҗат бәйгесе талантларга юл ача

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы якташыбыз, танылган шагыйрь Фәннүр Сафинның туган көненә багышлап «Җырымда юатырмын» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында «Серле каләм» исемле районкүләм иҗади бәйге игълан иткән иде.

Яшь буында әдәбият һәм сәнгатькә карата кызыксыну уяту, балаларда туган якны ярату һәм аңа карата горурлык хисләре тәрбияләү, шулай ук район җирлегендәге яшь талантларны барлау һәм аларның сәләтен үстерүне максат итеп куйган бәйге 21 октябрьгә кадәр дәвам итте. Бәйгегә 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле кешенең проза һәм поэзия жанрлары буенча җибәрелгән 78 эше кабул ителде.
Әдипләр Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Зинфира Исламова, әдәби әсәрләргә карата булган төп критерийлардан чыгып, иҗади эшләргә бәя бирәчәкләр. Бәйгедә катнашучыларның әсәрләрендә теманың ачылышы һәм аның актуальлеге, авторның үз стиле, эзлеклелек, заманча фикерләү дәрәҗәсе, фикер тирәнлеге һәм әсәрнең кешегә тәэсир итү дәрәҗәсе күздә тотылачак.
15 ноябрьдә Новотроицкое авылы мәдәният йортында 17.00 сәгатьтә уздырылачак «Җырымда юатырмын» исемле әдәби-музыкаль кичәдә иҗади бәйгегә йомгак ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү булачак. 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев