Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәсемнәрдә – хисләр чагылышы

Чаллы картиналар галереясында Ләйсән Вәлиуллинаның «Туган нигезем – балачак хатирәләрем» дигән шәхси күргәзмәсе эшли. Биредә рәссам кызның 57 картинасы урын алган. Аларны 11 апрельгә кадәр барып күрергә була.

Ләйсән Вәлиуллина тукайлылар өчен якын. Узган ел «ТАССРның 100 еллыгына – 100 картина» дигән акция кысаларында Калмия мәктәбендә ачылган галереяга да яшь рәссам дистәдән артык эшен алып кайтты. Ләйсәнне без Калмия кызы итеп беләбез, чөнки аның әти-әнисе Рөстәм Әхмәтхан улы белән Фәнзилә Хәниф кызы шушы авылда туып-үскәннәр. 
Ләйсән Вәлиуллина Чаллыда яшәп иҗат итә. 2018 елдан ул ТР рәссамнар берлеге әгъзасы. Рәсемнәрне кечкенәдән ясый башлаган, Чаллыдагы 2нче сәнгать мәктәбендә укып чыккан. 2014 елдан ул – рәсем ясаучы профессионал. Яшь рәссамның остазы – Россия һәм Татарстан рәссамнар берлекләре әгъзасы, ТРның халык рәссамы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мадъяр Хаҗиев.
Рәссам кызның Калмия мәктәбендәге эшләре авыл кешеләрен, мәктәп балаларын сөендереп тора. Узган ел Казандагы «Туган авылым» комплексында да Мадъяр Хаҗиев һәм Ләйсән Вәлиуллина картиналарыннан күргәзмә оештырылды. 
Ләйсән яңа ысул белән иҗат итүне үзләштергән. Шамаил техникасына нигезләнгән пыялада рәсем ясау ысулын остазы уйлап тапкан. Ләйсән аны Мадъяр абыйсыннан өйрәнгән һәм тагын да камилләштереп, заманчалаштырып дәвам итә.
Техникасы катлаулы, ләкин рәсемнәр җетелеге һәм бер үк вакытта нәзакәтле булулары белән аерылып торалар. Рәссам кыз күргәзмәгә 2D һәм 3D эффектлы эшләрен, майлы буяулар белән һәм графика ысулы белән ясалган рәсемнәрен куйган.
«Биредәге рәсемнәрдә күбрәк туган җиргә, аның табигатенә, якын кешеләремә булган хисләрем чагыла. Картиналар, сюжетлар барысы да балачак хатирәләрем белән бәйле», – ди күргәзмә авторы. Ләйсән үз картиналары турында яратып сөйли. Һәркайсына нинди мәгънә салынуын, ни әйтергә теләгәнен аңлатып бирергә әзер. 
«Быел Калмиядә күргәзмә оештыру ниятем бар, – дип ул үзенең планнары белән дә уртаклашты. – Картиналар галереясына куелган эшләрне авыл мәдәният йортына алып кайтып, калмиялеләргә күрсәтәсем килә».

/ Фотолар Ләйсән Вәлиуллинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев