Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Нур» халык театры үзенең юбилеен билгеләп үтте

21 декабрь көнне Яңа Бүләк авылының мәдәният йортында «Нур» халык театры үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Зал тамашачы белән тулды, театр коллективын котларга бик күп кеше килгән иде. Бәйрәм бик җылы мохиттә үткәрелде.

Юбилей кичәсен «Нур» халык театрының режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова алып барды.
- Безнең коллектив беренче спектаклен 1998 елның 22 декабрендә күрсәтте. Ул Туфан Миңнуллинның «Аерылабыз - хуш инде!» әсәре буенча куелган иде. Аннары берсеннән-берсе матур пьесаларны сәхнәләштердек, нинди генә спектакльләр күрсәтмәдек, кайда гына бармадык, кайда гына катнашмадык. Аларны сөйли башласаң, үзе бер гомер, - диде миңа сөйләшкәндә Дилбәр Булатовна.
15 ел дәверендә әлеге үзешчән коллектив тамашачы хозурына 10 спектакль тәкъдим иткән, алар арасында: «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миңнуллин), «Без бит авыл малае» (Т. Миңнуллин), «Туган туфрак» (С. Шәкүров), «Ике килен-килендәш» (Х. Вахит), «Эх-ти, егетләр!» (Ф. Садриев), «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин), «Кичер мине, әнкәй!» (Р. Батулла), «Гайфи бабай - өйлән давай!» (Г. Зәйнашева), «Диде кардәш» (Р. Хәмит). Куйган спектакльләре белән үзешчән артистлар районның күп кенә авылларында тамаша кылганнар, мәхәббәт яулап алганнар. Безнең районда гына түгел, ә башка шәһәрләрдә, авылларда гастрольләрдә йөриләр райондашлар. Әле хәзер Әлмәт районы Яңа Кәшер авылына барырга җыеналар. Бүгенге көндә театр коллективы яңа артистлар белән тулыланып тора, яшьләр дә бик теләп театрга тартыла.
- Яшьләребез - безнең киләчәгебез. Алар коллектив тормышында аерым урын алып торалар. Бергә киңәшләшеп, спектакльне тагын да камилләштерү өстендә эшлибез, - дип белдерде Дилбәр Гыймазетдинова.
2008 елның 14 декабрендә Яңа Бүләк үзешчәннәре сәхнәгә Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай - өйлән давай!» спектаклен куя. 2009 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә әлеге пьеса белән «Нур» театры коллективы «Халык театры» исеменә лаек була.
- Хәзер менә ничә ел инде артистларыбыз әлеге мәртәбәле исемне йөртә, яңадан-яңа иҗат үрләре яулый, - дип горурланып сөйләде режиссер Дилбәр Гыймазетдинова. - Театрыбыз әле үсмер генә, алда әле безнең яшьлегебез, тормыш уртасы гомеребез, алтын көзле вакытыбыз. Яшисе дә әле яшисе безгә.
Тантана кичәсендә театр коллективын юбилейлары белән котларга Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгыйтдинов та килгән. Җылы котлау сүзләре белән район мәдәният һәм ял үзәге директоры Октябрина Әюпова да чыгыш ясаган, истәлекле бүләк тапшырган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X