Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Җәлил укулары» бәйгесенең төбәк туры

24 ноябрьдә Иске Абдул мәдәният йортында «Җәлил укулары» республикакүләм бәйгесенең төбәк (зона) туры узачак.

Бу бәйгедә Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Зәй шәһәрләре һәм Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Сарман районнарыннан төбәкара турга үткән 3 яшьтән 25 яшькә кадәр булган 100гә якын кеше катнашыр дип көтелә. 
«Җәлил укулары» бәйгесе җиде номинация буенча уздырыла: Муса Җәлил шигырьләрен татар телендә башкару, Муса Җәлил шигырьләрен рус телендә башкару, Муса Җәлил шигырьләрен дөнья телләрендә башкару, Муса Җәлил турында үзең язган шигырь, яшь җәлилчеләр, сынлы сәнгать һәм Муса Җәлил белән бәйле урыннар буенча читтән торып экскурсия ясау.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исәнмесез. Республикага үтүчеләрнең исемлеген кайдан карарга була?