Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җиңүләр көтә алда да...

Безнең артистларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, киемнәре, битләрендәге гримнары, сәхнә бизәлеше тамаша залында утыручыларны, жюри әгъзаларын сокландырды. Узган ел без Актанышта район мәдәният йортында балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак коллективларының «Иделкәем» республика смотр-конкурсының зона этабында әйбәт кенә чыгыш ясадык.

Быел да районыбызда үткән «Театраль Олимп» конкурсында беренче урын алдык. Тырышмадык та түгел, тырыштык. Без Рәзинә Сәетгәрәеваның пьесасын сәхнәләштердек. Узган ел ул безне «Йолдызларга» алып менгән булса, быел исә «Җеннәр патшалыгында» сәяхәт иттек. Бер көнне безне гримм салырга өйрәтсәләр, икенче көнне инде безгә хореограф бию куйды. Театр коллективыбыз биш ел тамашачыны куандыра. Без сәхнәдә үстек, тәрбия алдык дисәк тә, ялгыш булмас. Нәрсә ул яхшылык, нәрсә ул яманлык – театр безне шушы төшенчәләрне аңларга өйрәтте. Әйдәп баручы, үзенчәлекле характерларыбызга  түзүче кеше – режиссерыбыз Һәдиева Гүзәл Фәгыйм кызы. Ул безнең иң ышанычлы дустыбыз. Вакыт үтәр, без үсәрбез, мәктәпләрне тәмамлап башка җирләргә китәрбез, әмма «Тамчы»да алган тәрбияне тормыш дәверендә алып барырбыз. 
Театрга мәхәббәт кешене тәрбияле, фикерләүчән итә, диләр. Сөекле шагыйребез Г. Тукай да театр турында бик матур шигъри юллар язып калдырган бит: «Театр – яктылыкка, нурга илтә». Без бу сүзләргә ышанабыз. Көтегез, безне әле җиңүләр алда да көтә, дип язалар Иштирәк авылыннан «Тамчы» балалар түгәрәгенә  йөрүчеләр.

Фото «Тамчы» коллективы тарафыннан бирелде .

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X